1 октябрь – авыр сугыш еллары чыныктырган, аннан соңгы еллар хезмәт батырлыгы булган, хәзерге көндә дә яшь буынга үрнәк булып торган өлкәннәребез көне Сарман районында быел да зурлап билгеләп үтелде.
"Шәфкать" үзәге иллеләп өлкән кешене бәйрәм табыны артына җыйды. Өлкәннәрне район җитәкчелеге бәйрәм белән котлады, күпьеллык фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде: "Авыр чорлар кичерсәгез дә, сез киләчәккә өмет, ышаныч белән карыйсыз. Зирәк, акыллы киңәшләрегез белән безгә таяныч булып торасыз. Күбегез район тормышында, җәмәгать эшләрендә бүгенге көндә дә актив катнаша. Сезгә исәнлек-саулык, ныклы сәламәтлек, матур, тыныч тормыш, муллык телибез”. Район ветераннар советы рәисе, халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы да өлкәннәргә иң матур теләкләрен ирештерделәр. Кызлар башкаруындагы җыр һәм биюләр дә бәйрәм сәламе булды. Аларга без дә исәнлек-саулык, бәхетле картлык телибез.
Яшь чакта картлык турында уйлар башка да керми. Без һәрчак яшь булырбыз шикелле. Әмма гомер тиз үтә. Сәламәт һәм көр күңелле кешеләр өчен картлык әллә ни куркыныч күренеш түгел ул. Картлыктан качып калып булмаса да, аны дистәләрчә елларга чигендерергә була. Бу безнең үзебездән тора, берәүләр өчен 50 яшь – картлык, икенчеләр өчен 80 яшь тә киртә түгел.
2014 елның 1 октябрь көнендә Балтач районының мәдәният үзәгендә өлкәннәр көненә багышланган матур чара булып узды .Элеге бәйрәмне район башлыгы Р.Р.Нотфуллин ачып җибәрде. Бу бәйрәмдә шулай ук Алтын һәм Зәркән юбилярларны хөрмәтләү тантанасы булып узды. Кунаклар һәм җитәкчеләр исеменнән матур теләкләр кабул итеп, юбилярлярга истәлекле бүләкләр тапшырылды.Календарьда үз урынын алган әлеге бәйрәм аша без әби-бабаларыбызга, әти-әниләребезгә, тыйнак һәм фидакарь хезмәт ияләренә ихтирам һәм рәхмәтләребезне белдерәбез.
1 ктябрҗ көнендә ГХАТ бүлеге үз ветераннарны бәйрәм белән котлады. Серебрякова Зоя Федор кызы, Зубкова Татьяна Константин кызы һәм Гыйзетдинова Мәсхүдә Мирсагетдин кызы районыбызда танылган кешеләр. Аларга матур сүзләр эйтелде һәм бүләкләр тапшырылды
Тантанада Казан шәһәренең Вахитов районы Пенсион фонды вәкиле Арсланова Флида Зөфәр кызы катнашты.
Флида Зөфәр кызы үзенең рәхмәт сүзләрен барлык килгән әти-әниләргә җиткерде, ә алып баручы исә сабыйларның исем мәгънәсен аңлатып үтте.
Барлык катнашучы әниләргә сертификат белән бүләк ләр тапшырылды, аларның гаиләләренә тынычлык, сәламатлек һәм шатлыклар теләнде. Дәүләт ягыннан булган ярдәм илебездә балалар туу санына,гаилә институтының дәрәҗәсенә һичшиксез йогынты ясый. Һәрбер хатын-кыз дәүләттән ярдәм тоеп яшәсә,ул әлбәттә үз гаиләсенең киләчәге өчен тыныч булачак.
Өлкәннәр көне алдыннан Баулы шәһәрендә яшәүче Закировлар гаиләсе “бриллиант” туйларын билгеләп үтте. Бу хөрмәткә һәм ихтирамга лаеклы гаилә күпләр өчен үрнәк булып тора.
Мөхәммәтнәҗип абый һәм Рәзинә апа күп еллар нефть өлкәсендә эшләп лаеклы ялга киткәннәр, 4 бала тәрбияләп үстергәннәр.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе Сирена Мурсалимова һәм “Баулынефть” идарәсе ППН цехы пофсоюз комитеты рәисе Фәрит Шайдуллин юбилярларны җылы котлап чәчәк бәйләмнәре һәм бүләк тапшырдылар.
Пенсия фонды идарәсе башлыгы И.А.Болъшакова 9 әнигә сертификатлар тапшырды һәм дөрес итеп файдалануларын теләде. ЗАГС бүлеге башлыгы Л.М.Дианова әниләрне сабыйлары тууы белән котлады һәм Тәтеш шәһәрендә яшәүче Марина Масанкинага беренче баласы Настюша , Нармонка авылында яшәүче Надежда Спиридоновна Зотовага оныгы Надежда туу турындагы таныклыкларны тапшырды.
“Автоградбанк” өстәмә банкы вәкиле О.С.Садыкова әти-әниләрне ана капиталы ярдәмендә ипотека вариантлары белән таныштырды һәм сувенирлар тапшырды. Традиция буенча әлеге чарада авыл башлыклары да катнашты. Федоровка авылы җирлеге башлыгы Удельное –Нечасово авлында яшәүче Т.Прутскованы икенче баласы тууы белән котлады.
Ахырдан оештыручылар бәйрәмдә катнашучы әбиләрне өлкәннәр көне белән котладылар.
Аларның кавышкан көннәре Марий Эл республикасы дәүләт педагогика университетында башланып китә. Ангелина Павел кызы 1955 елдан башлап рус теле һәм рус әдәбиятын укыткан, аннары РАНОда инспекто булып эшлэгэн. Барлыгы хезмәт эшчәнлеге 33 елдан артык. Фиал Юнис улы 1976 елдан башлап Параньга районында интернатта завуч булып эшләгән. Алар ничәдистә укучылар чыгарган, кубесе алар юлыннан киткән
Узләренең гаилә бәхете серләрен - алар куп яшьләр белән уртаклаштылар. Аларның тормыш девизлары “Яратырга һәм бер-берсен хөрмәт итеп яшәргә”. Без аларны бриллиант юбилейларына көтеп калыбыз.
Январь аенда Яңа Савин районында 676 яңа сабый теркәлде. Сабыйларны шәхес икәнлеген раслучы беренче документлары - бала тудыру йортында тапшырылды. Ун гаиләдә игезәк балалар туган. Бу гаиләләрнең игезекләр беренче балалары түгел, ә инде өченче һәм дүртенче балалары. Без Малининнар, Сафиннар, Васильелар, Левановлар, Гильмуллинар гаиләләрен бу шатлыклы көннәре белән чың күнелдән котлыйбыз.
30 ел гомер итүләрен Фасыховлар Рифгать Анатолий улы белән Рузалия Бари кызы һәм 25 ел бергә яшәүләрен Шафигуллиннар Ринат Зиннур улы белән Альбина Мөстәкыйм кызы билгеләп үттеләр.
Яшьләрнең һәм юбилярларның гомерлек бәйрәмнеренең бергә туры килүе, әлбәттә, зур сөенеч. Әти-әниләренең озак еллар бергә бәхетле һәм тату яшәүләре балалары өчен үрнәк булып тора. Туганнары һәм якыннары исеменнән юбилярларга символик язылышу таныклыклары, истәлекле бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырылды, кунаклар һәм ГХАТ идарәсе белгечләре яшьләрне һәм аларның әти-әниләрен котлап иң изге теләкләр юллады.