ЯҢАЛЫКЛАР


2
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Исламова Зәкия Шакирҗан кызы 2 октябрь көнне үзенең юбилеен билгеләп үтте.

Тыл  һәм хезмәт ветераны Зәкия әби гомере буе Сарман икмәк комбинатында кочегар булып эшли. Тормыш иптәше Әкрам белән ике кыз һәм бер ул үстергәннәр. Бүгенге көндә улы Ринат һәм килене Ирина тәрбиясендә яши.

Гомер бәйрәменә Зәкия әбинең туганнары, коллегалары, авыл җирлеге башлыгы һәм район җитәкчеләре җыелды. Шул хөрмәттән бик матур өстәл әзерләнеп, матур теләкләр теләнелде.

Тыйнак, ипле, сабыр Зәкия әбине олы юбилее белән чын күңелдән тәбрик итәбез, аңа тагын да шулай итеп туган көннәрен үткәрергә язсын дип теләп калабыз. 

1 октябрь көнне район мәдәният йортында алтын юбилярларны котладылар. Тантанада район башлыгы Э.М. Дияров, булек мөдирләре катнашты. Тантана ахырында юбилярлар Почет китабына үзләренен кулларын куйдылар. Һәр гаиләгә истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Алар нәкъ 50 ел кулга-кул тотынышып, икәүләшеп таңнарны каршылыйлар. Көннәр, атналар, айлар, еллар үтә, бары тик мәхәббәтләре генә сүнми.

Алтын юбилярлар исеменә шәһәр мэры Илсур әфәнде Метшиннан акчалата бүләк белән котлау хаты килде.

         Кадерле юбилярларны гаилә бәйрәрәмнәре белән котларга балалалары, туганнары килделәр. Бик күп җылы сүзләр әйтелде безнең юбилярларга.

Владимир Иван улы һәм Зинаида Николай кызы Казан шәһәренең ГХАТ бүлегендә язылышалар.

1944 нче елында Владимир Иван улына 15 яшь тулгач үз теләге белән Төньяк фронтына китә.

1948 нче елда аны Карелия өлкәсенә командир бүлегенә укырга җибәрәләр. Ул төрле өлкәләрдә хезмәт итә, бары тик 1952 нче елда демобилизацияләнә. Шуннан соң сөйгән Зинаидасы белән Алтай өлкәсенең Бийск шәһәренә китәләр. Әйләнеп кайтканнан соң вертолет заводына эшкә керә.

Зинаида Николай кызы 12 нче шәһәр хастаханәдә бүлек белән идарә итә.

Алар бер кыз, ике онык һәм өч оныкчык үстерәләр.

 

2014 елның 2 октяберендә ГХАТ булеге хезмәткәрләре авыл хуҗалыклары белән берлектә җыелыш узды. Әлеге җыелышның максаты – яңа АИС программасын үзләштерү. Әлеге яңарыш турында – техподдержка - “Центр“ компаниясенең инженер –белгече Гиниятуллин Айдар сөйләде, яңарышлар турында җентекләп аңлатты. Авыл советы хезмәткәрләре үзләренең кызыксындырган сорауларына җавап таптылар. Бу очрашу бик файдалы үтте.


1
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе

Тыл һәм хезмәт ветераны Наҗия әби үз гомерендә  күпне күргән, авыру ирен,  3 баласын карау белән бергә колхозның төрле тармакларында эшләгән. Бүгенге көндә килене Әнзия белэн бик тату, матур  гомер итәләр. 

1 октябрьдә Өлкәннәр бәйрәме уңаеннан Менделеевск муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлеге яңартылган бинасында авыл җирлекләре башкарма комитетлары секретарьләрен чәй табыны артына җыйды. Чарага озак еллар буена бүлек начальнигы булып эшләгән Г.А.Заһретдинова чакырылды. ЗАГС бүлеге начальнигы Ф.В.Козырева эшләүче пенсионерлар һәм Г.А.Заһретдинова адресына котлау сүзләре юллады һәм бүләкләр тапшырды. Шул ук көнне август һәм сентябрь айларында туганнар да тәбрикләү алдылар. Чара бәйрәм табыны артында күңелле аралашу мизгелләре белән дәвам итте.

1 октябрь бөтен Россия буенча олылар көнен бәйрәм итәләр. Бәйрәмнең төп максаты – олыларга карата игътибарлы булу, аларга олы хөрмәт белдерергә өйрәнү. 1 октябрь көнне ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре юбиляр –Анатолий Владимир улы һәм Мария Василий кызы Архиповлар гаиләсен өйләрендә тәбрик иттеләр. Ярты гасыр элек Архиповлар гаиләсе никахлашып, бүгенге көнгә кадәр бер-берен яратып, хөрмәт итеп гомер итәләр. Тормышлары Горький заводы белән бәйле. Ике бала тәрбияләп устерделәр, гаиләдә ике онык һәм ике оныкча.Хәзерге вакытта бергә хуҗалык алып баралар, бакчада хезмәт итэләр. Бер-берен яратып, хөрмәт итеп яшиләр. ГХАТ хезмәткәрләре “рәхмәт хаты” белә чәчәк бәйләме бүләк иттеләр.

Өлкәннәр көнендә Баулы  муниципаль районы  ГХАТ бүлегендә тантаналы чара узды.  Бәйрәмгә шушы көннәрдә алтын юбилейларын билгеләп үтүче Бибарисовлар һәм Шайдуллинар гаиләләре чакырылган иде. Борис Роман улы һәм Рима Әхәт кызы, Марсел Миннәхмәт улы һәм Наилә Әхмәт кызы район үсешенә үз өлешен кертеп, җәмгыятькә лаеклы балалар тәрбияләгән,  яшь буынга үрнәк булып, матур  гаилә традицияләрен саклаган парлар. Юбилярлар  уртак тормыш юлын бер-берсенә таяныч, ышаныч булып, бер-берсен саклап, хөрмәт итеп үтәләр.

Район Башлыгы  урынбасары М.Г.Хасиятуллин гаиләләрне Алтын туй көннәре белән җылы котлап,  Рәхмәт хатлары  һәм чәчәкләр  тапшырды. Юбилярларны котларга хезмәттәшләре, балалары, оныклары да  килгән иде.

Бу көннең төп максаты булып өлкәннәргә карата игътибар тора. Бу иң җылы һәм иң якты бәйрәмнәрнең берсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International