ЯҢАЛЫКЛАР


30
сентябрь, 2014 ел
сишәмбе

2014 елның 30 сентяберендә Мамадыш муниципаль районының хакимият бинасында Өлкәннәр көне уңаеннан район Советы һәм Башкарма комитеты ветераннарын  тәбрикләү кичәсе узды.

Бәйрәмгә чакырылган кунаклар арасында Мамадыш районының ГХАТ бүлеген күп еллар җитәкләгән 2 ветеран – Дания Минһаҗ кызы Мухаметшина  һәм Әлфия Мөхәммәтдин кызы  Сингатуллина да бар иде.

Район башлыгы Анатолий Иванов хакимиятнең элеккеге хезмәткәрләрен чын күңелдән зур бәйрәм белән котлады. Ветераннар өчен мул чәй табыны, бүләкләр әзерләнгән  иде. Бәйрәм кичәсе хәтердә уелып калган калган кызыклы хемәт хатирәләре, яраткан җырлар белән үрелеп барды. Барлык ветераннар исеменнән Әлфия Мөхәммәтдин кызы күрсәтелгән ихтирамнары өчен зур рәхмәтләрен җиткерде. Күңелне бүләкләр түгел, ә хезмәттәшләрдән күрсәтелгән игътибар күтәрә дип ассызыклады ул.

Әйтерг кирәк, ЗАГС бүлеге ветераннары өчен бүлек исеменнән дә күчтәнәчләр тапшырылды. Чәй табыныннан соң ветераннар район мәдәният йортында әзерләнгән концерт кичәсенә ашыктылар.

94-нче яше белән барган олуг хезмәттәшебез Халидә Сафинаны  ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре 1 нче октябрь көнне, өенә барып  тәбрикләделәр. 


29
сентябрь, 2014 ел
дүшәмбе

2014 елда “Гаилә һәм мәктәп” авыл җирендә  яшәргә һәм эшләргә калаган яшь гаиләләр арасында “Күркәм гаилә” дигән конкурс оештырды. 24 сенбятрьдә анын йомгаклау кичәсе узды. Бу конкурста Балык Бистәсеннән Хасановлар гаиләсе катаншты. Лилия һәм Азат 1999 елда гаилә кордылар. Хәзерге вакытта 3 матур кыз устерәләр. Хасановлар  “Иң хезмәтчән гаилә номинациясендә җиңучеләр дип танылдылар. Аларга диплом һәм истәлекле бүләк бирелде.

Дөбъяз урта мәктәбенең физика укытучысы Наилә Вәлиева да “Нечкәбил” конкурсында уңышлы чыгыш ясады, берничә этабын уңышлы узып, 7 нче сентябрьдә “Эрмитаж” концерт-холлында чыгыш ясады.  Вәлиевларның чыгышы бик яхшы килеп чыкканын әйтми калу мөмкин  түгел! Тырышлык, түземлек һәм якын кешеләренең ярдәме үз җимешләрен бирде. Бу гаилә “Иң һөнәрмәнд гаилә”  номинациясендә җиңде. Тамашачылар аның гадәти табиб һәм педагог  гаиләсе  генә булмавына ышанды. Вәливлар табиблык һәм укытучылыкның авыр якларын  да  күрсәтте. Авылдашлары арасында зур абруйга ия алар. Өстәвенә, тәҗрибәле умартачылар да әле. Умарта асраучы авылдашлары, киңәш һәм ярдәм сорап, алар янына еш килә.

Әңгәмә барышында «Ышаныч» үзәгенең психологы Калинина Ева Вячеслав кызы ГХАТ белгечләренә практик мисалларда, килгән кешеләр белән конфликтны булдырмас өчен  үзләрен ничек тотарга аңлатып бирде.


28
сентябрь, 2014 ел
якшәмбе

 Гаилә бәйрәмен билгеләп үтү - аның бәхетле язмышын күрсәтүче билге. Бу  чарага 32 гайлә пары чакырылган иде. Аларга Казан шәһәре мэры котлау адресы һәм акчалата буләк тапшырылды.

  Юбилярларның бер-берсенә карата мәхәббәте һәм тугрылыгы гаилә тормышының төп терәге булып торган. Алар узләренең гомер юлларында мәхәббәтне һәм ышанычны саклый алганнар. Аларның бәхетле гаилә тормышы- хәзерге яшьләр өчен урнәк булып тора.

  Уртак тормышның алтын һәм бриллиант юбилее - аларның балалары һәм оныклары өчен дә зур бәйрәм.Юбилярлар исеменә алар үзләренең котлауларын җиткерделәр.

Без юбилярларны  кайнар котлыйбыз!Аларның гаилә учагы януын дәвам итүен телибез!

Актаныш муниципаль районында атна саен спорт ярышларын үткәрү матур гадәткә керде. Бу атнаның якшәмбе көнендә йөгерү буенча гөрләп  ярыш үтте. Ярышта балалар бакчаларыннан башлап - бөтен мәктәпләр, укытучылар, оешма җитәкчеләре, район Башкарма комитетының бүлек мөдирләре, хезмәткәрләре актив катнашты. Район ЗАГС бүлеге  дә ярышның алгы сафында булды.Барысы 2000 нән артык кеше бу атнада сәламәтлеген ныгытты.


27
сентябрь, 2014 ел
шимбә

Әтнә муниципаль районы Күәм авылында яшәүче Мозаффаров Рәхимҗанга сентябрьда 90 яшь тулды. Шул уңайдан аны котларга Әтнә муниципаль районы башкарма комитетының социаль эшләр буенча җитәкчесенең урынбасары, Күәм авыл җирлеге вәкилләре, ЗАГС бүлеге җитәкчесе, редакция вәкилләре килделәр. Мозаффаров Рәхимҗаннын бәйрәмен котлап истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Алар бик күп еллар элек, дөрес карарга килеп, бер-берсен ир белән хатын дип игълан иттеләр.

Юбилярлар олыгая барган саен кулга кул тотынышып тормыш юлыннан бергә баралар. Алар сикәлтәле гомер юлы үтәләр, балалар үстерәләр, кыскасы пар аккошлардай бер-берсенә тугрылыклы, җырга тиң гомер юлы үткәннәр.

Шәһәр бәхете өчен хезмәт иткән, гаиләдә татулык һәм тынычлык саклап калу үрнәген күрсәткән, уникаль гаилә булганга юбилярлар исеменә рәхмәт сүзләре әйтелде.

      Айга ике мәртәбә бу үзәк психологы һәм ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре катнашында консультацияләр, лекцияләр булып уза. Анда ГХАТ бүлегенә гайлә корырга  гариза бирүче яшь парлар, гайләләре таркалу хәлендә яшәүчеләр һәм тормышлары авыр хәлдә калучылар катнаша.


26
сентябрь, 2014 ел
җомга

Бик күп җылы сүзләр әйтелде безнең юбилярларга.

         Алар нәкъ 50 ел кулга-кул тотынышып, икәүләшеп таңнарны каршылыйлар. Көннәр, атналар, айлар, еллар үтә, бары тик мәхәббәтләре генә сүнми. Мәхәббәтләре алар өчен генә түгел, шулай ук балалары, оныклары һәм оныкчыклары якорь булып тора. Бергәләшеп шатлыкларны, кайгы-хәсрәтләрне уртаклашканнар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International