ЯҢАЛЫКЛАР


20
ноябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Болгардагы 1нче урта мәктәп базасында балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне оештырылды.

Әлеге очрашуга өлкән класс укучылары, аларның әти–әниләре, педагоглар чакырылды. “Школа превосходства” видеоролигын караганнан соң Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы киңәшчесе Лилия Морадыймова чыгыш ясады.

Бу тантанада паспорт алырга вакыт җиткән яшь егетләр һәм кызлар катнаштылар. Киров ГХАТ бүлегенең җитәкесе килгән яшьләргә Россия гражданы паспортын һәм Россия Федерациясенең топ законы - Конституциясен тапшырды.

20 нче ноябрьдә Баулы муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 24 яшүсмергә тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру чарасы узды. Баулы районы Башлыгы урынбасары Ф.Хасиятуллин һәр баланы җылы котлап паспортларны тапшырды.  Укучыларны  хөрмәтле ветеран А.Галиакберов, Баулы районының УФМС бүлеге җитәкчесе  Р.Гарипова котладылар. Бу гомергә бер генә тапкыр килә торган бәхетле вакыйганы  яшүсмерләрнең  ата-аналары да уртаклашты.  Яшьләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.  

        Чираттагы «Гаилә дәресе» 2014 нче елның 20 нояберендә Зәй шәһәренең 5 мәктәбендә ГХАТ бүлегенең баш белгече Ландыш Ананьева һәм “Шатлык” социаль хезмәт күрсәтү  үзәге психологы Юлия Комиссарова тарафыннан “Гаилә – бүген һәм иртәгә” дигән темага үткәрелде. Яшьүсмерләргә гаилә һәм никах өлкәсенә кагылышлы законнар, ир һәм хатынның бер –беренә һәм балаларына карата җаваплылыгы, гражданлык хәле актларын теркәү өлкәсендә электрон хезмәтләр күрсәтү турында сөйләнде. Гаилә тормышының кытыршы яклары турында психолог чыгышында яктыртылды. Балалар анкета сорауларына актив җавап биреп, темага кагылышлы тестларны чишеп, гаилә һәм никах өлкәсендәге белемнәрен ныгыттылар.  

20 ноябрь көнне һәм ел саен Балаларга хокук ярдәме күрсәтү көне уздырыла. Илебезнең мәктәпләрендә юридик белемнәрне ныгыту дәресләре оештырыла – төрле идарә тармак вәкилләре түләүсез консультацияләр бирәләр. Бөтендөнья Бала хокуклары көне бик мөһим документны – бала хокуклары Конвенциясен кабул итүгә багышланган. Балаларга хокук ярдәме күрсәтү көне – ул олыларны балаларның яшәргә, белем алуга, фикер һәм дин иреге, ял, көчләүдән саклану, балалар хезмәтен эксплуатацияләүдән саклану хокукларын якларга кирәклеге турында өндәмә.
  “Балкыш” социаль  - реабилитация үзәгендә тәрбияләнүче балалар  агымдагы елның 20 нче ноябрь көнендә Түбән Кама ГХАТ идарәсендә кунакта булып киттеләр

20 ноябрь Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегенең гражданлык хәле актын теркәү өлкәсендә балаларга хокук нормалары көне билгеләп үтелде. Балаларга, аларның әти-әниләренә,опекуннарына гражданлык хәле актын теркәү өлкәсендә бушлай ярдәм күрсәтелде.

Халыкара балаларның хокукларын яклау көнендә - 20 ноябрьдә район үзәк китапханәсендә "Хокуклар һәм законнар илендә" дип исемләнгән түгәрәк өстәл оештырылды.

         Россия Федерациясендә бушлай юридик ярдәм күрсәтү Федераль законы нигезендә безнен илдә 2014 елның 20 ноябре балаларга хокук ярдәме күрсәтү көне дип билгеләнде.

2014 нче елның 20 нче ноябрендә бөтенроссия балаларга хокук ярдәме күрсәтү көне уңаеннан ГХАТ, опека һәм попечительлек белгечләре, район нотариусы катнашында Сарман мәктәбендә укучылар белән очрашу узды. Ведомство белгечләре укучыларга кешеләрнең хокуклары һәм азатлыклары, тормышта килеп чыккан ситуацияләр, конфликтлар вакытында үзеңне ничек тотырга кирәклеге турында сөйләделәр. Иң мөһиме, бала бервакытта да хәл ителмәгән мәсьәлә белән ялгыз калырга тиеш түгел. Балаларга үзләренең бурычлары, гражданлык хокуклары, үсеше, балигъ булуы, узаң турында сөйләргә кирәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International