ЯҢАЛЫКЛАР


21
ноябрь, 2014 ел
җомга
2014 нче елның 21 ноябрендә Пролей Каша авылында яшәүче Якушкин Михаил Дмитриевичка 90 яшь тулды

        2014 нче елның 20 ноябрь көнне Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда беренче туй индустриясе хезмәткәрләренең  бизнес форумы үтте. Очрашуга барысы йөз кешегә якын кеше килде. Үткән бизнес-форум күпләргә яңа хезмәттәшләр һәм партнерлар табарга ярдәм итте.

Актаныш районы ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мухамадиева 2014 елның 10 айлык  нәтиҗәләре буенча үткәрелгән киңәшмәдә чыгыш ясады. Әлеге киңәшмәдә авыл башлыклары, авыл җирлеге секретарьлары, табиблар, фельдшерлар, участковыйлар, социаль яклау бүлеге җитәкчеләре катнашты. Г.Б.Мухамадиева чыгышында үлү, туу,язылышу, аерылышу саннарына анализ ясады. Үлүне вакытында теркәү кирәклеген аңлатты.

  21 нче ноябрь көнне Тәтеш шәһәрендә яшәүче Матрена Кирилловна Тихонова үзенең 103 еллык юбилеен билгеләп үтте
Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 50 ел бергә гомер иткән Петров Александр Евгений улы белән Нина Александр кызын хөрмәтләү тантанасы үтте.
2014 елның 21 ноябрендә Чистай Никахлаштыру йортында бала тууны тантаналы теркәү булды

20
ноябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

2014 елның 20 ноябрь көнендә  Балтачта “Балаларга бушлай юридик ярдәм  күрсәтү” максаты кысаларында ятим һәм инвалид балаларны опекунлыкка  алган гаиләләр өчен Татарстан Республикасының Юстиция  Министрлыгы вәкилләре белән очрашу оештырылды.  ТР Юстиция министрының беренче урынбасары  Рөстәм Заһидуллин  һәм министрлыкның юридик  ярдәм  күрсәтү секторы мөдире  Наталья Фәрхуллина әлеге очрашуга  һәм район җирлегендә юридик хезмәт күрсәтү сферасына уңай бәяләмә бирделәр.Үз яннарына ятим балаларны сыендырган опекун гаиләләргә рәхмәтләрен белдерделәр. Бу эшлекле киңәшмәдә районның прокурор ярдәмчесе, нотариус, опека һәм попечительлек  секторы баш белгече, “Наз” бүлекчәсе юрист-консультанты, ГХАТ бүлеге мөдире, балигъ булмаган балалар белән эшләүче  инспекторы,  мәгариф идарәсе методисты, психологик-педагогик үзәк директоры, башкарма комитетның юридик бүлек мөдире  катнаштылар. Килгән әти-әниләр хөрмәтенә балаларга кагылышлы юридик ярдәмнәрне ассызыклап, киңәш-тәкъдимнәрен бирделәр.

1959 елның 20 ноябрь көнендә Генераль Ассамблея  бала хокуклары Декларациясен кабул итә. Шул көннән башлап Бөтендөнья балага  хокукый ярдәм күрсәтү  көне  Җир шарының 145 илендә бәйрәм ителә башлый. Яшүсмерләргә һәм әти-әниләргә “Казан” Гаилә үзәге буйлап экскурсия узды, шулай ук Россияда беренче паспорт системасы барлыкка килү тарихы сөйләп узылды. Яшүсмерләргә укуларында уңышлар теләп, эш сөючән, Республикабызның горур гражданнары булып үсүларен теләделәр.

20 ноябрь - Бөтендөнья балалар көне - Бөтенроссия Балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне дип игълан ителде. Әлеге дата 1959 елның 20 ноябрендә Берләшкән Милләтләр оешмасы тарафыннан Бала хокуклары Декларациясен кабул итүгә багышлап билгеләнелә. Шушы ук көнне, 20 ноябрьдә, ләкин 1989 елда, Бала хокуклары турында Конвенция кабул ителә.

Балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне уңаеннан 20 ноябрьдә Апас мәктәбендә төрле өлкә вәкилләре белән мөһим очрашу узды. Татарстан Юстиция Министрлыгы тарафыннан безнең районга куратор итеп билгеләнгән Татарстан Экология һәм табигый байлыклар Министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсенең II разрядлы белгече Әмир Җаббаров, мәгариф бүлеге җитәкчесе Ранис Әхмәтшин, район прокуроры урынбасары Фатыйх Хафизов, район адвокатлар коллегиясе җитәкчесе Татьяна Зәйнуллина, район Советы юридик бүлек җитәкчесе Рамил Гыйбадуллин, районның ГХАТ бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина, балигъ булмаган балалар белән эшләү инспекторы Рания Михайлова, опека һәм попечительлек бүлеге белгече Рания Абубакирова балалар белергә тиешле төп хокуклар хакында чыгыш ясадылар. Биредә катнашкан балаларны борчыган транспорт йөртү, юл-йөрү, БДИ тапшыру кагыйдәләре кебек һәм башка мөһим сорауларга җавап бирделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International