Татарстан Республикасында балаларны хокукый яклау көненә багышланган чаралар кысаларында, районда ГХАТ, опека һәм попечительлек, мәгариф, социаль яклау бүлекләре белгечләренең һәм хуҗалык җитәкчеләренең ведомствоара киңәшмәсе үтте. ГХАТ бүлегенең “Гаиләнең психологик сәламәтлеге” дип аталган чыгышы гаилә таркалу, уңышсыз гаилә шартларында яшь буынны тәрбияләү, шулай ук гаиләдә җәберләүләрдән зыян күргән балаларга ярдәм итү кебек темаларга кагылды.
Алар икесе дә шушы авылда туып үскәннәр, шушы авылда бер-берсен очратып 1964 елның 21 нояберендә гөрләтеп туй үткәргәннәр. Николай Александрович һәм Антонида Ивановна гөмер буе “Красный Луч” колхозында хезмәт итәләр – гаилә башлыгы – тракторист, ә хатыны – сыер саучы булып. Өч бала тәрбияләп үстерәләр: олы кызлары Любовь, уртанчысы Ирина һәм кече уллары Владимир. Балалары инде баш-күзле булганнар, бабай – әбисенә 7 онык “бүләк” иткәннәр.
Әлмәт муниципаль районының башкарма комитеты ГХАТ идарәсендә балаларга хокукый ярдәм күрсәтү уңаеннан “ачык ишекләр” көне булып узды.
Шул хөрмәттән, ГХАТ идарәсе җитәкчесе Г.Р. Әмирова һәм ГХАТ идарәсе эшчеләре, балигъ булмаган, әти-әнисез калган балалар белән экскурсия үткәрелде.