Агымдагы елның 20 ноябренда Бөтенрәсәй балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсенең җитәкчесе Бэлла Махотина Түбән Кама балалар йортында булып кайтты. Ул балаларга аларның хокуклары, ГХАТ идарәсенең эше турында мәгълүмат бирде. Моннан тыш шушы көннәрдә Балалар йорты 20-еллыгын билгеләп үтә. Шул уңайдан Бэлла Махотина, якынлашып килүче яңа ел бәйрәмен дә күздә тотып, балаларга чын чыршы һәм яңа ел бүләкләре өләште. Малай һәм кызларның барсына да бәхет сәйләннәре дә бирде ул. Әлеге сәйләннәрне алар ГХАТ идарәсендә яңа ел алдыннан традицион рәвештә үткәрелә торган “Гаилә бәхете муенсасы” акциясенең тезмәсенә урнаштырачаклар. Декабрь ае ахырында малай һәм кызлар ГХАТ идарәсенә Чыршы бәйрәменә килергә вәгъдә биреп, ГХАТ идарәсе җитәкчесе белән саубуллаштылар.