22 нче ноябрь көнне Дөбъяз авылы мәдәният йортында 30, 40, 50 ел бергә гомер итүчеләр өчен “Пар канатлар” кичәсе үткәрелде

2014 елның 22 ноябре, шимбә
22 нче ноябрь көнне Дөбъяз авылы мәдәният йортында 30, 40, 50 ел бергә гомер итүчеләр өчен “Пар канатлар” кичәсе үткәрелде. Бу кичәдә 4 пар тәбрикләнде: Усмановлар, Бикмуллиннар, Гадельшиннар, Зариповлар гаиләләре. Мәдәният хезмәткәрләре аларны котлап ветеран җырчылар белән әзерләнгән зур концерт программасы тәкъдим иттеләр. Концерт программасы тәбрикләүләр белән үрелеп барылды. Парлыларны якыннары бүләкләр, чәчәк бәйләмнәре белән котладылар. Дөбъяз авыл җирлеге матур тәбрикләү сүзләре белән рәхмәт хаты тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International