Тәтеш муницпаль районында гаилә юбилярларын тәбриклиләр

2014 елның 24 ноябре, дүшәмбе
Гаиләсендә бәхетле булган кеше генә бәхетле була ул. Шушы гади генә сүзләргә кеше тормышышының мәгънәсе һәм асылы салынган.
Тәтеш районының Урюм авылында соклангыч гаиләләр күп. Еруслановлар гаиләсе шундыйларның берсе. Шушы көннәрдә генә Афанасий Иванович һәм Евдокия Никитичналар үзләренең пар канатлы булып яшәүләренең 65 еллыгын билгеләп үттеләр. Бу, бер-берсен хөрмәт итеп , мәхәббәттә яшәүләренең, җылылыкның һәм эчкерсезлекнең ачык мисалы булып тора. Әлеге күңелле бәйрәм белән котларга дип ветераннар Советы председателе Г.П.Королев, Урюм авыл җирлеге Башлыгы Ю.М.Малькин һәм мәдәният хезмәткәрләре килделәр. Алар юбилярларга, туган авылларына тырышып хезмәт итүләре өчен, үзләренең рәхмәтләрен Һәм ихтирамнарын белдерделәр, аларга ныклы сәламәтлек, зур уңышлар, якын кешеләренең ярдәмен һәм игътибарын тоеп яшәүләрен теләделәр, бүләкләр тапшырдылар. Мәдәният хезмәткәрләре юбилярлар хөрмәтенә җырлар башкардылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International