Бөек Ватан сугышына Апаз авыл җирлегенә кергән авыллардан бер меңнән артык кеше китә, алар арасында 1901 елда туган Хәкимҗан Гаделшин да бар. Ул сугышка 1941 елның 3 сентябрендә алына. 1943 елның июлендә Хәкимҗанның социалистик Ватан өчен, хәрби антына тугрылыклы калып, геройлык һәм батырлык күрсәтеп һәлак булуы, Орлов өлкәсе Маховск районының Кобяково авылында күмелүе турында кайгылы хәбәр алына.
71 елдан соң бик күпләрнең күңелләрен тетрәндергән вакыйга бер кечкенә хат–хәбәрдән башлана. Аны Орлов өлкәсенең эзләнү отряды җитәкчесе Андрей Марандыкин юллаган иде. “2014 елның 18 маенда Орлов өлкәсе, Кобяково авылыннан ерак түгел, канкойгыч Курск дугасы бәрелешләре урынында алып барылган эзләнү эшләре үткәргәндә, әрә-мәлекләр баскан коры елгада ике кызылармияченең калдыклары табылды. Архивларда җентекле эш алып барылганнан соң аларның берсе сезнең якташыгыз, 327нче артиллерия полкының 186нчы Укчы дивизия кызылар-миячесе Арча районының Пөшәңгәр авылыннан Гаделшин Хәкимҗан икәнлеге билгеле булды. Геройның туганнарын табуда һәм аларга аның калдыкларын тапшырырга ярдәм итсәгез иде”.
16 ноябрьдә 1943 елның 10 июлендә Орел шәһәрен азат иткәндә һәлак булган Хәкимҗан Гаделшинның оныклары аның калдыкларын туган авылы Пөшәңгәр зиратына алып кайтып җирләделәр.
***
Нева яры буенда Хәкимулла Сәмигуллиннын калдыклары табыла. Курса Почмак авылында 1909 елда туган Хәкимулла Сәмигуллин 1941 елның 27 июлендә сугышка алына. Әлегә кадәр ул хәбәрсез югалган дип исәпләнгән иде. Ленинград өлкәсенең эзләү отряды Нева яры буенда аның сөякләрен тапкан.Хәзерге вакытта якташыбызның калдыкларын туган авылы зиратына алып кайтып җирләү буенча эш алып барыла.