2014 елның 21 нояберендә Алабуга муниципаль районы Большое Елово авылында Николай Александрович һәм Антонида Ивановна Полянцевлар үзләренең 50 еллык юбилеен – алтын туйларын үткәрделәр

2014 елның 21 ноябре, җомга

Алар икесе дә шушы авылда туып үскәннәр, шушы авылда бер-берсен очратып 1964 елның 21 нояберендә гөрләтеп туй үткәргәннәр. Николай Александрович һәм Антонида Ивановна гөмер буе “Красный Луч” колхозында хезмәт итәләр – гаилә башлыгы – тракторист, ә хатыны – сыер саучы булып. Өч  бала тәрбияләп үстерәләр: олы кызлары Любовь, уртанчысы Ирина һәм кече уллары Владимир. Балалары инде баш-күзле булганнар, бабай – әбисенә 7 онык “бүләк” иткәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International