Мамадыш районы Зур Шыя авылында гомер итүче Ольга Исинеева үзенең 90-яшьлек юбилеен каршы алды

2014 елның 23 ноябре, якшәмбе
2014 нче елның 23 нче нояберендә Мамадыш районы Зур Шыя авылында гомер итүче Ольга Сергеевна Исинеева үзенең 90 яшен каршы алды. Ольга әби тыл хезмәтчесе, авылдашлары арасында зур ихтирамга лаек. Бәхетле юбилярны беренчеләрдән булып Көек-Ерыкса авыл җирлеге башлыгы Әлфия Ямалеева котлады.
Исенеевлар гаиләсе 7 бала тәрбияләп үстергән. Бүгенге көндә Ольга Сергеевна балаларына кадерле әни, оныкларына яраткан әби, һәр көненә сөенеп-шатланып яши.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International