ЯҢАЛЫКЛАР


29
июнь, 2015 ел
дүшәмбе
Шулай итеп, туйга барысы да әзер, зарыгып көткән көн дә килеп җитте. Никах теркәү искиткеч узсын өчен, хәзерге Россиядә әлеге тантананы уздыру үзенчәлекләрен белергә кирәк.
Кайбер Европа илләрендә медиациянең яңа төре барлыкка килде - аерылышу процессында арадашчы роленә басым ясалу - DIVORCE MEDIATION, яки аерылышу медиациясе. Ир белән хатын аерылышырга этәргән сорауларны хәл итү өчен бәйсез затка мөрәҗәгать итәләр.
2015 елның 29 июнь көнендә Балтач районы ГХАТ бүлегендә яшьләр көне уңаеннан 14 яше тулган укучыларга тантаналы рәвештә паспорт тапшырылды.

28
июнь, 2015 ел
якшәмбе
Ютазы районы Димтамак авыл җирлеге хезмәткәрләре Яссы-Тугай авылында яшәүче Миннулина Саҗидә Миннула кызын 90-еллык гомер бәйрәме белән тәбрикләделәр. Нурлы йөзле бу матур апага олы сәламәтлек теләделәр һәм бүләкләр тапшырдылар.

28 июнь көнне Бөгелмә шәһәренең балалар паркында Бөтенроссия Яшьләр көнен билгеләп үттеләр. Бәйрәмгә 2 меңнән артык кеше килде. Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шһәре мэры Линар Закиров яшьләрне шәхсән үзе котлады һәм районның 9 иң яхшы студентына исемле стипендияләр тапшырды.


27
июнь, 2015 ел
шимбә

Татар халкының милли бәйрәме – Сабан туе шәһәрдә дә, районның барлык авыл җирлекләрендә дә гөрләп узды. Бу бәйрәмдә 20 меңләп кеше катнашты.

Аның нигезе  - мәхәббәт. Лаеш районы Татар Янтыгы авылында яшәүче,  алтын туйларын билгеләп үтүче Насыровлар гаиләсе hәм бриллиант туйларын билгеләп үтүче Габдуллиннар гаиләсе шушы хисне хәзергәчә саклаганнар.

Мамадыш районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләренең тырышлыгы белән Язылышу сараеның мәйданында матур чәчәк бәйләменнән торган пар балдаклар һәм йөрәк клумбалары барлыкка килде.

27 июнь көнне Бөгелмә шәһәрендә “Аек ишегалды” акциясе узды.

“Яшьләр-иң актив, яңалыкларга тиз ияләшүчеләр, яңа белемнәрне дөрес кулланучылар. Сез безнең районыбызның киләчәге”, - дигән сүзләр белән район аппарат җитәкчесе ачып җибәргән бәйрәм район яшьләре әзерләгән концерт, уеннар белән кичкә кадәр дәвам итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International