Мамадыш районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләренең тырышлыгы белән Язылышу сараеның мәйданында матур чәчәк бәйләменнән торган пар балдаклар һәм йөрәк клумбалары барлыкка килде. Бу яшь парларны һәм шәһәребезгә спорт буенча- “Авыл яшьләре” ярышларына килгән кунакларның күңелләрен күтәреп торачак. Килгән кунаклар гына түгел, узып барган кешеләр өчен дә чәчәк бәйләмендә фото- сүрәткә төшу бер рәхәт.