ГХАТ органында тантаналы рәвештә никах теркәү тантанасы - яшь парларга киңәшләр

2015 елның 29 июне, дүшәмбе
      Шулай итеп, туйга барысы да әзер, зарыгып көткән көн дә килеп җитте. Никах теркәү искиткеч узсын өчен, хәзерге Россиядә әлеге тантананы уздыру үзенчәлекләрен белергә кирәк.
      Иң башта, мөһим киңәш: паспортлар булмаганда һәм өйләнешергә теләүчеләрнең берсе килмәгән очракта никах теркәү тормышка ашмаячак. ГХАТ бүлеге хезмәткәрен ничек кенә үгетләсәгез дә, никах паспорттан башка һәм кәләштән (кияүдән) башка теркәлмәячәк. Әгәр дә паспортлар һәм балдаклар турында кайгыртуны шаһит үз өстенә алса, бигрәк тә яхшы булачак.
       ГХАТ бүлегенә билгеләнгән вакытка 20-30 минут кала килү яхшырак, бу очракта Сез килгән кунакларны каршы алырга һәм фотога төшәргә өлгерәчәксез.
       Аннан соң кияү белән кәләш, шулай ук шаһитлар кияү һәм кәләш бүлмәсенә узалар. Монда Сез бераз тынычланырга, өс-башны тәртипкә китерергә, буйдак тормыш белән саубуллашырга, яңа тормышка аяк басарга әзерләнә алачаксыз. Бу вакытта ГХАТ хезмәткәрләре Сезнең никахыгызны теркәү өчен барысын да әзерлиячәк. Билгеләнгән вакытта Сезне һәм килгән кунакларны марш авазлары астында никахның тантаналы өлешенә чакырачаклар.
       Теркәлү процессы:
- Башта икегездән дә никахка үз теләгегез белән керергә ризамы дип сорарга тиешләр.
- Аннары Сезгә балдаклар белән алмашырга тәгъдим ителәчәк. Россиядә балдакны уң кулның исемсез бармагына кияләр. Бу вакытта ашыгырга кирәкми: беренчедән, балдак төшеп китәргә мөмкин, икенчедән, опреатор һәм фотограф бу мизгелле тыныч кына төшерә алачаклар. Балдаклар турында: аларны өйләнешүчеләргә тәлинкәдә алып киләләр. Ләкин Сез моның өчен үзегезгә ошаган махсус тартма яки мендәрчек сатып ала аласыз.
- Балдаклар белән алмашынгач, Сезне никах теркәү турында акт язуына кул куярга чакырачаклар. Беренче булып кәләш, аннаны кияү кулын куя. Бу вакытта да ашыкмагыз, видео һәм фотокамераларга төшереп алырга өлгерсеннәр.
- Шуннан соң Сезне ир белән хатын дип игълан итәләр һәм никахлашканнан соң алган фамилиягезне әйтәләр (фамилияне Сез гариза биргәндә үк билгеләргә тиеш). ГХАТ хезмәткәре Сезгә беренче гаилә документын - язылышу турында таныклыкны тапшыра.
- Бу бәхетле минутларда яшь парга гаилә союзын беренче үбешү белән ныгытырга тәгъдим ителә.
- Шуннан соң, Сез һичшиксез әти-әниләр янына килеп хөрмәт билгесе итеп аларга баш ияргә тиешсез. Әти-әниегез Сезне өйләнешүегез белән котлаучы беренче кешеләр, аннары калган кунаклар котлый. Кунаклар котлаганда, гадәттә, чәчәкләр бирәләр, аларны шунда ук шаһитка яки дусларыгыз арасыннан билгеләнгән дустыгызга бирегез. Бу очракта, Сез роза энәләре белән тырналудан, күлмәгезгә таплар төшерүдән котылачаксыз һәм Сезгә фотографиягә төшәргә җайлы булачак.
- ГХАТ бүлегеннән чыгу - шулай ук матур һәм тантаналы чара. Гадәттә, кунаклар ике рәткә тезелеп яңа гаиләне каршы алалар. Гореф-гадәт буенча яшь пар өстенә конфет, чикләвек, тары ярмасы, вак тимер акчалар, чәчәк таҗлары, конфетти сибәләр, аларны алдан ук әзерләп кунакларга таратып куялар.
 - Тагын бер бик матур йола - күккә ак күгәрченнәр очырту. Әгәр дә Сез бу йоланы туегызда үткәрәсегез килә икән, бу хезмәткә алдан ук заказ брергә кирәк: никах туе уза торган ГХАТ бүлегендә, яки мәҗлесләр оештыручы компаниядә. Күгәрченнәрне җибәргәндә ашыкмагыз, бу дулкынландыргыч мизгелне видеооператор һәм фотограф төшерергә әзер булганын көтеп торыгыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International