2015 елның 29 июнь көнендә Балтач районы ГХАТ бүлегендә яшьләр көне уңаеннан 14 яше тулган укучыларга тантаналы рәвештә паспорт тапшырылды. Россия федераль миграция хезмәтчелеге идарәсенең Балтач районы буенча бүлекчәсе инспекторы Минһаҗева Фәйрүзә укучыларга паспортның мөһим һәм кадерле документ икәнлеген, аны югалтырга ярамаганлыгын аңлатып узды һәм аларга илебезнең лаеклы гражданнары булып үсүләрен теләде.