Татар халкының милли бәйрәме – Сабан туе шәһәрдә дә, районның барлык авыл җирлекләрендә дә гөрләп узды. Бу бәйрәмдә 20 меңләп кеше катнашты.
Авыл җирлекләрендә халык бәйрәмнәре чын авылча, киң колачлы итеп уздырыла. Традицион милли көрәш, шаян уеннар, мул ризыклы бай табыннар, күңелле концерт программасы – болар барысы да язгы чәчүне уңышлы тәмамлауга багышланган бәйрәм чаралары.
Бөгелмә муниципаль районында Сабан туе бәйрәмнәренең соңгысы Карабаш бистәсендә үтте. Бу бәйрәмдә Бөгелмә шәһәре башлыгы 50 һәм аннан да күбрәк ел уртак тормыш алып баручы юбилярларны котлады
Дәүләтовлар гаиләсе – Хаҗи Зәки улы белән Ясирә Сәхип кызы үзләренең алтын туйларын бәйрәм итсә, өч гаилә: Әмир Фатих улы һәм Мансрур Гариф кызы Нуретдиновлар, Әнәс Каюм улы һәм Зәнфирә Галимулла кыз Шәкуровлар, Индүс Гыйльметдин улы һәм Фира Һәдигали кызы Гимадиевлар зөбәрҗәт туйларын билгеләп үттеләр. Бриллиант туйлары белән Әнәс Гәлиаскәр улы һәм Әминә Фатыйх кызы Мөхсиновларны бриллиант туйлары белән кайнар котладылар.