Бөгелмә шәһәрендә Яшьләр көне

2015 елның 28 июне, якшәмбе

28 июнь көнне Бөгелмә шәһәренең балалар паркында Бөтенроссия Яшьләр көнен билгеләп үттеләр. Бәйрәмгә 2 меңнән артык кеше килде. Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шһәре мэры Линар Закиров яшьләрне шәхсән үзе котлады һәм районның 9 иң яхшы студентына исемле стипендияләр тапшырды.

Паркта ял итүчеләр өчен конкурслар, викториналар, иҗади яшьләр фестивале, КВН-концерт һәм рок-фестивальләр белән күңел ачу мәйданчыклары оештырылган иде. Иң актив яшьләр велоквестта катнашты. 3–5 кешедән торган 6 команда, төрле табышмак һәм символларны чишә-чишә, Бөгелмәнең иң кызыклы урыннарыннан юл салды.

Бәйрәм кунагы, велотриал буенча Россия чемпионы Сергей Бондаревның чыгышлары яшьләр өчен чып-чын бүләк булды.

Кояш батуга “Яшьләр төне-open air” башланды. Бәйрәм сәгать төнге 11 гә кадәр сузылды һәм бөгелмәләргә яхшы кәеф бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International