ЯҢАЛЫКЛАР


26
июнь, 2015 ел
җомга

1987 елда ООН Генераль Ассамблеяся һәр елны 26 июньдә Халыкара наркотик матдәләр куллану һәм аларның законсыз әйләнеше белән көрәшү көнен билгеләп үтүне кертеп җибәрде.

2015 елның 26 июнендә Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә бердәм түләүсез юридик ярдәм көне уздырылды. Бүлек белгечләренә гражданнардан гаилә хәле актларын теркәү буенча күп сораулар килде.
2015 елның 26 нче июнендә Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Рәис Идрис улы һәм Люция Мансур кызы Идрисовларның гаилә бәйрәмнәре булып узы. “Пар күгәрченнәр” бергә гомер итүләренең 50 еллык юбилейларын билгеләп үттеләр.

25 июнь көне Идел буе районы ГХАТ бүлегендә булачак ир белән хатынның психолог белән  очрашуы узды.

Яшел Үзән яшьләре “Гаилә учагы” акциясендә бик теләп катнаштылар. Максаты – каты авырый торган балаларга ярдәм итү (Анжела Вавилова исемендәге фонд).
Биектау районы Сосновка авылында илле ел елек Шикинар гаиләсе барлыкка килде. Җитмеш яшьлекләре үткәч, Александр Викторович һәм Александра Николаевна алтын туйларын каршылыйлар.

25
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

2015 нче елның 25 нче июнендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсе каршындагы Иҗтимагый советның чираттагы утырышы узды.

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсенең коррупциягә каршы комиссиясенең чираттагы утырышы узды.
Беренче тапкыр бу көн 1910 елның 19 июнендә АКШта бәйрәм ителә. Әтиләр көне бәйрәме Вашигтон штатындагы Спокан шәһәрендә яшәүче Сонор Смарт инициативасы белән уздырыла.

    2015 елның 25 июньдә Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 1500 пар теркәлде. Юбилей парлар булу бәхетенә Аглиевларның яшь гаиләсе иреште. Бу гаять матур парлардан күз алмаслык иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International