Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсенең коррупциягә каршы комиссиясенең чираттагы утырышы узды

2015 елның 25 июне, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсенең коррупциягә каршы комиссиясенең чираттагы утырышы узды.
Утырыш барышында түбәндәге сораулар каралды:

1. 2015 елның I яртыеллыгында (25 июньгә кадәр) коррупция торышы һәм коррупциягә каршы сәясәт чараларын гамәлгә ашыру буенча отчетны тыңлау, шул исәптән  дәүләт граждан хезмәткәрләренең  үз керемнәре, чыгымнары, мөлкәтләре һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында, шулай ук ире (ир белән хатынга) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәтләре һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында бирелгән мәгълүматларны тикшерү.

2.
2015 елның I яртыеллыгында үткәрелгән гражданлык хәле актларын теркәү вәкаләте бирелгән органнарның эшчәнлеген тикшерү нәтиҗәләре буенча мәсьәләләрне карау.

3.
2015 елның I яртыеллыгында ТР МК ГХАТ Идарәсенең дәүләт ихтыяҗларын тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу эшчәнлеге буенча мәсьәләләрне карау, шул исәптән кече эшкуарлык субъектлары белән контрактлар төзүне тәэмин итү буенча да сорауларны карау.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International