Бөгелмә ГХАТ бүлеге яшь парлар белән бергә наркотикларсыз тормышны пропагандалыйлар

2015 елның 26 июне, җомга

1987 елда ООН Генераль Ассамблеяся һәр елны 26 июньдә Халыкара наркотик матдәләр куллану һәм аларның законсыз әйләнеше белән көрәшү көнен билгеләп үтүне кертеп җибәрде.

Наркотиклар таралу белән көрәш һәм аларның әйләнешен контрольдә тотарга тырышу тарихы инде 100 елдан артыграк дәвам итә. Үз артыннан гаять зур негатив йогынты калдыручы әлеге начар гадәт милләт куркынычы булып санала. Шуңа күрә илдә профилактика, наркоманияне кисәтү һәм туктату юнәлешендәге проектлар эшләнелде.

ТР Бөгелмә муниципаль районы ГХАТ бүлеге яшь парлар белән берлектә әлеге көн уңаеннан фотосет оештырды. Сәламәт яшәү рәвеше бәхетле тормыш, кешенең актив хезмәт, иҗтимагый һәм гаилә-көнкүреш эшчәнлеге нигезе булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International