Беренче тапкыр бу көн 1910 елның 19 июнендә АКШта бәйрәм ителә. Әтиләр көне бәйрәме Вашигтон штатындагы Спокан шәһәрендә яшәүче Сонор Смарт инициативасы белән уздырыла. Шушы чара белән ул үзенең әтисе Уильям Смартка, һәм шулай ук балаларын яхшы тәрбияләүче барлык Америка әтиләренә ихтирамын белгертергә тели. Сонораның әнисе, алтынчы баласын дөньяга китергәч, вафат була, ялгыз калган ата зуррак биш баласын һәм яңа туган сабыйны уңышлы гына карап үстерә. Изге күңелле Уильям гражданнар сугышы ветераны була һәм ул балалары белән фермада яши.
1966 елда АКШ президенты Линдон Джонсон июнь аеның өченче якшәмбесен милли бәйрәм дип игълан итә. Әтиләр көненең символы - роза чәчәкләре: исән-сау булган әтиләргә кызыл розалар бүләк итәләр, вафат булган әтиләр хөрмәтенә ак розалар куела.
Россиядә Әтиләр көне күптән түгел билгеләп үтелә башлады, гомумхалык бәйрәме дә түгел әлегә. Әмма кайбер регионнарда инде берничә ел уздырыла, елдан-ел популярлаша бара. 2002 елдан Череповец шәһәрендә, 2003 елдан Новосибирскида, 2006 елдан Волгоград, Липецк, Курск һәм Ульяновск өлкәләрендә билгеләп үтелә башлый. Санкт-Петербург шәһәрендә Әтиләр көнен беренче тапкыр 2011 елда бәйрәм итәләр. Мәскәүдә исә бу бәйрәм беренче тапкыр 2012 елда Екатерина паркында уздырыла.
ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре шушы бәйрәм уңаеннан яшь әтиләргә бала туу турындагы таныклык белән бергә “Гаилә ышанычы һәм терәге Грамотасы” бирделәр.