«Ярата белү – үзе бер бәхет»

2015 елның 26 июне, җомга

2015 елның 26 нче июнендә Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Рәис Идрис улы һәм Люция Мансур кызы Идрисовларның гаилә бәйрәмнәре булып узы. “Пар күгәрченнәр” бергә гомер итүләренең 50 еллык юбилейларын билгеләп үттеләр. “Гомер итү–үргә менү диләр. Ә үр менү бер дә җиңел түгел, йә кояш пешерә, йә каршыдан искән җил-буран артка төртә”. Менә шул чакта яныңда тормыш иптәшең–ышанычлы терәгең булу теләсә нинди авырлыкны да җиңәргә ярдәм итәчәк. Юбилярлар тантаналы рәвештә, “лаеклы юбилярлар китабына” имзаларын куеп, ГХАТ бүлеге хезмәткәре Е.Н.Романова тарафыннан әйтелгән жылы сүзләрне таң калып тыңлап утырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International