Яшел Үзән яшьләре “Гаилә учагы” акциясендә бик теләп катнаштылар. Максаты – каты авырый торган балаларга ярдәм итү (Анжела Вавилова исемендәге фонд). 26 июньдә Яшел Үзән муниципаль районы ГХАТ бүлегендә Валеев Радик һәм Вилкова Регина пары гаилә учагын символик “Мәхәббәт корабы”н тантаналы рәвештә бүләк иттеләр.