27 июнь көнне Бөгелмә шәһәрендә “Аек ишегалды” акциясе узды.
Якын-тирә йортларда яшәүчеләрнең күбесе әлеге чарада катнашырга теләк белдерде. Бу акция “Аеклык – тормыш асылы!” шигаре астында үткәрелде. Биюләр, җырлар, конкурслар һәм актив алып баручы Артемка – барысы да яхшы кәеф тудыру өчен иде. Агитацион лозунглар илдә демографик хәлне яхшыртуга юнәлдерелгән бәхетле гаилә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандаладылар.
Әлеге акция хатирәсе булсын дип райтер-граффитчиклар ишегалдындагы иске бина стенасында “Живи трезво” – “Аек яшә” дигән язу калдырды.