2015 елның 5 июль көнне Яр Чаллы шәһәрендә Кәләшләр көне узды. Бәйрәмдә 30 кәләш катнашты. Оештыручысы - “LOVE” туй журналы.
Сарман районы Өчиле Саклау авылында гомер кичерүче Фәхразыева Миңнегөлсинә Әмирҗан кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны гомер бәйрәме белән район җитәкчелеге котлады. Миңнегөлсинә әбигә Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хаты, истәлек бүләге тапшырылды, матур теләкләр җиткерелде.
Мондый үзенчәлекле уй белән Киров ГХАТ бүлегенә Самат Заки улы һәм Рузия Насых кызының балалары мөрәҗәгать иттеләр. Кызлары әти-әнисенә сюрприз ясамакчы булдылар.
Татарстан Республикасының иң озынгомерле кешесен – Кадерниса Шафигуллинаны Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хайруллин, социаль яклау идарә башлыгы Кадрия Гиматдинова, Яңаникольск җирле үзидарә җитәкчесе Халил Давлетгареев, «Сосновка» хуҗалыгы җитәкчесе Расих Гайнутдинов 109 яшьлеге белән котладылар. Кадерниса Шафигуллина хезмәт ветераны һәм тыл хезмәткәре, төрле юбилей медальләр иясе. Аның 2 баласы, 4 оныгы һәм 6 оныкчыгы бар.
3 июль көнне Баулы ГХАТ бүлегендә Гатиятуллин Раушан белән Руфияның бергә гомер итүләренә 10 ел тулуга багышланган роза туй юбилее узды. Гатиятуллиннар бик бәхетле гаилә -бәхетлеләр бер-берсен табулары белән, бәхетлеләр мәхәббәт җимешләре - балалары - Рафаэль һәм Равелия белән.
2015елның 2 нчы июль көнендә Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 10 ел бергә гомер иткән Петровлар Лилия Александр кызын белән Руслан Генадий улы хөрмәтләү тантанасы үтте. Юбилярнарга шушы көннең якты истэлеге итеп почетлы акт һәм бүләк тапшырылды.