3 июль көнне Баулы ГХАТ бүлегендә Гатиятуллин Раушан белән Руфияның бергә гомер итүләренә 10 ел тулуга багышланган роза туй юбилее узды. Гатиятуллиннар бик бәхетле гаилә -бәхетлеләр бер-берсен табулары белән, бәхетлеләр мәхәббәт җимешләре - балалары - Рафаэль һәм Равелия белән.
Ходай сезгә озын гомер бирсен,
Еллар үтәсебез бар әле.
Алтын туегызны бергәләшеп
Бәйрәм итәсебез бар әле.