Баулы яшьләре, максаты - балалар хосписы (Анжела Вавилова исемендәге фонд) пациентларына - авыру балаларга акча җыю булган “Гаилә сакчысы" хәйрия акциясендә актив катнашалар. Дамир һәм Анастасия Вилдановлар язылышырга килгәндә “гаилә сакчысы” булган фәрештә сынын алып килгәннәр иде. Марсель белән Алиса гариза язырга килгәндә гаилә учагы символы булган шәмнәр алып килделәр. Уртак тормыш юлларын шундый изге эшләр белән башлаган парларга бәхетле тигез тормыш телибез!