Түбән Кама районы ГХАТ идарәсе белгечләре “Гаилә атналыгы” кысаларында балаларны сәламәтләндерү лагеренда уен-викторинасы үткәрделәр

2015 елның 4 июле, шимбә

Агымдагы елның 2 нче  июль көнендә Түбән Кама районы ГХАТ идарәсе белгечләре “Зәңгәр күл” балаларны  сәламәтләндерү лагеренда “«Раз, два, три… Я силён в  кругу семьи»” дип исемләнгән уен-викторинасы  уздырдылар. Балалар бер-берсе  белән узыша-узыша гаилә турында җырлар җырладылар, мәкаль-әйтемнәр әйтештеләр, табышмаклар чиштеләр, хәтер сандыкларындагы  әкиятләрне барладылар. Әлеге күңел ачу  чарасы Түбән Кама районында  шушы  көннәрдә узучы “Гаилә атналыгы” кысаларында  үткәрелде. Малай  һәм кызлар белән аралашкан вакытта, ГХАТ идарәсе белгечләре  үзләре өчен бик  тә кызыклы һәм мөһим ачыш ясады – балалар ГХАТ идарәсе  эшчәнлеге белән күпмедер дәрәҗәдә таныш икән лә, районда  үздырылучы "Гаилә тәрбиясе әлифбасы” проектының дәресләре дә  үзенең мәгълүмати функциясен үтәгән икән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International