Киров ГХАТ бүлегендә көмеш туй тантанасы үтте

2015 елның 3 июле, җомга

Мондый үзенчәлекле уй белән Киров ГХАТ бүлегенә Самат Заки улы һәм Рузия Насых кызының балалары мөрәҗәгать иттеләр. Кызлары әти-әнисенә сюрприз ясамакчы булдылар.

Сюрприз була торган урынга Самат Заки улы һәм Рузия Насых кызын ябык күзләр белән алып килделәр. Көмеш кәләшнең күз яшьләре җыелды.  Шул көнне алар яңадан яшьлекләрен искә төшерделәр.

Нәкъ 25 ел элек кебек «яшьләр» кул куйдылар һәм вальс әйләнделәр. Бу тантана хөрмәтенә кызлары көмеш медальләр кидерделәр.

Һәм әлбәттә тантана «Әче» һәм тәбрикләү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International