Әлмәт муниципаль районында озын гомерле кеше яши

2015 елның 3 июле, җомга

Татарстан Республикасының иң озынгомерле кешесен – Кадерниса Шафигуллинаны Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хайруллин, социаль яклау идарә башлыгы Кадрия Гиматдинова, Яңаникольск җирле үзидарә җитәкчесе Халил Давлетгареев, «Сосновка» хуҗалыгы җитәкчесе Расих Гайнутдинов 109 яшьлеге белән котладылар. Кадерниса Шафигуллина хезмәт ветераны һәм тыл хезмәткәре, төрле юбилей медальләр иясе. Аның 2 баласы, 4 оныгы һәм 6 оныкчыгы бар.

          Ул 1906 елның 1 июлендә Зәй районы Шикмай авылында крестьян гаиләсендә туа. Кызганычка каршы ул бик иртә ятим кала һәм аның балачагы ятимнәр йортында үтә. Шуннан сон аны Сарман районы Яхшыбай авылының бер гаиләсе кызлыкка ала. Үзенең хезмәт эшчәнлеген  колхоз яшелчә бакчасының бригадиры булып башлый. 1935 елда ул кияүгә чыга һәм ире белән Свердловск өлкәсенә китә, ләкин гаилә бәхете озакка бармый, аның ире фин сугышында хәбәрсез югала. Бөек Ватан сугышы башлангач, Кадерниса апа балалары белән Яхшыбай авылына күчеп кайта, Иске Кәшер балалар йортында пешекче булып эшли. Ә 1947 елдан бирле ул Әлмәт районы Холодная Поляна авылында яши.

          Үзенең 109 яшьлеген Кадерниса әби куңелле дәрт белән каршылый, озынгомерле булуның сере хезмәтсөючәнлектә дип саный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International