Сарман районы Өчиле Саклау авылында гомер кичерүче Фәхразыева Миңнегөлсинә Әмирҗан кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2015 елның 4 июле, шимбә

Сарман районы Өчиле Саклау авылында гомер кичерүче Фәхразыева Миңнегөлсинә Әмирҗан кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны гомер бәйрәме белән район җитәкчелеге котлады. Миңнегөлсинә әбигә Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хаты, истәлек бүләге тапшырылды, матур теләкләр җиткерелде.

 “Озак яшәүнең сере нәрсәдә?” – дип кызыксынгач:

- Хәрәкәттә булуда. Яткан таш мүкләнә ул, - дип җавап бирде юбиляр әбиебез. Сарман районы “Тукай” совхозында кладовщица булып эшләп лаеклы ялга чыккан ул. Тормыш иптәше белән 5 бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә улы Альберт тәрбиясендә гомер кичерә.    

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International