«Алтын туй»

2015 елның 4 июле, шимбә

2015 елның 04 июлендә кичке сигезгә Яңа Кырлай мәдәният йортына “Алтын туй”ларын билгеләп итүче дурт пар бәйрәмгә чакырылган иде. Яңа Иябаш авылыннан Рәшит абый белән Клара апа Сибагатуллиналар, Яңа Кырлай авылыннан Марат абый белән Язилә апа Гатиятуллиннар балалары, оныклары белән бәйрәмгә җыйналдылар. Сәхнә бәйрәмчә бизәлгән, яшьлек елларын искә төшерүче матур җыр яңгырый. Юбилярлар “Дан китабы” на кул куйдылар, котлауларга, алкышларга, буләкләргә күмелделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International