ЯҢАЛЫКЛАР


22
июль, 2015 ел
чәршәмбе
Түбән Кама районы  ГХАТ идарәсе  белгечләре  балигъ булмаган балалар тәрбияләнүче “Балкыш”  социаль приютында булып кайттылар. Әлеге очрашуның төп максаты  - балаларны республикакүләм “Семейный  оберег” акциясендә катнаштыру.
Бу бәхетле һәм истәлекле көнне без Лаеш муниципаль районы Урта Девятово авылында “Чишмә көнен” билгеләп үтәргә җыелдык. Бәйрәмдә 55 ел бергә гомер кичергән 3 пар һәм 60 ел бергә гомер итүче 1 гаилә пары катнашты.

21 июльдә Апаска, чираттагы эш сәфәре кысаларында, Татарстан Лидеры Рөстәм Миңнеханов килде. Ул Иске Әнәле авылында клуб ачылу, район үзәгендә ЗАГС һәм беренче номерлы суд участогы бинасын ачу тантанасында катнашты. Тантанага әле яңа гына барлыкка килгән яшь гаиләләр, гариза биргән яшьләр дә чакырылгыннар иде.


21
июль, 2015 ел
сишәмбе

Спас районы Полянка авылында  гомер кичерүче Валентина Васильевна белән Иван Иванович Благовларның иңгә-иң яши башлауларына инде алтмыш өч ел тулган.


20
июль, 2015 ел
дүшәмбе

Балалар хосписындагы (Анжела Вавилова исемендәге фонд) авыру пациент-балалар өчен “Гаилә сагы” дип исемләнгән Республика иганәчелек акциясе кысаларында ТР Лениногорск муниципаль районы муниципаль берәмлеге ГХАТ бүлегендә Гаилә сакчысы җыю алып барыла.

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында аерылышу турында теркәлгән актлар санының кимүе тенденциягә кереп бара. 2014 елда республикада никах өзү 3,8 %ка кимегән һәм 15 106 акт тәшкил итте.

Биектау районының ЗАГС бүлегендә ана капиталы сертификатлары тапшыруга багышланган тантаналы чара узды. 

Аңа бәхет, сәламәтлек, тормышында һәм эшендә уңышлар теләп чәчәкләр бәйләме белән рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды. 

Буа районы  халкы “Гаилә саклаучысы” акциясендә бик теләп катнашалар. Акциядә җыелган акчалар Анжела Вавилова фондына биреләчәк.


19
июль, 2015 ел
якшәмбе

12 нче июль көнне Монай авылында Питрау бәйрәме  уздырылды. Керәшеннәр бу бәйрәмне күңелле Сабантуй, мәхәббәт бәйрәме  дип тә атыйлар. Ләкин  бәйрәмнең   асылы – МӘХӘББӘТ көне. Шушы бәйрәмнең күпьеллык тарихы барышында байтак йөрәкләр бергә кушылды. Керәшеннәрдә : “Питрауда кыз сайлыйлар, Покрауда туй итәләр ”, - дигән мәкаль дә бар. Әгәр дә үзегезнең ярыгызны очратасыгыз, бәхетегезне табасыгыз килә икән, шундый чараларда актив катнашыгыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International