ЯҢАЛЫКЛАР


9
ноябрь, 2015 ел
дүшәмбе

Актаныш районы ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мухамадиева 2015 елның 9 айлык нәтиҗәләре буенча үткәрелгән киңәшмәдә чыгыш ясады. Әлеге киңәшмәдә авыл башлыклары, авыл җирлеге секретарьлары, табиблар, фельдшерлар, участковыйлар, социаль яклау бүлеге җитәкчеләре катнашты. Г.Б.Мухамадиева чыгышында үлү, туу,язылышу, аерылышу саннарына анализ ясады. Үлүне вакытында теркәү кирәклеген ассызыклады, электрон гариза бирү буенча яңалыклар турында аңлатты.


8
ноябрь, 2015 ел
якшәмбе
          Ирле-хатынлы Козыревлар  Иван улы Николай һəм  Иван кызы Валентина менə инде 55 ел бергə кулны кулга тотынып тормыш юлыннан атлыйлар.

7
ноябрь, 2015 ел
шимбә

2015 нче елның 7 ноябрь көнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсенең белгечләре Сагдиевлар гаиләсен алтын туйлары белән котлау максатыннан алар белән очраштылар. ГХАТ идарәсе белгечләре иң якты котлаулары белән Фаиз Файдрий улы һәм Тәзкирә Мирзагит кызы янына килергә шат булдылар.

             Балык Бистәсе районында яшь буын вәкилләре катнашында квест уены үткәрелде. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Лилия Каримуллина команданың катнашучысы иде.

Тиздән гаилә корырга ниятләүче яшь парлар  район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алена Смирнова һәм ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина белән әңгәмә кордылар, кызыксындырган барлык сорауларга җавап эзләделәр.

7 нче ноябрь көнне  Менделеевск муниципапаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә  Рәфкать  Ризван улы һәм Миңсорур Хәбиб кызы Миңнехановларның бергә тормыш итүләренә 50 ел тулу уңаеннан  тантаналы чара уздырылды.


6
ноябрь, 2015 ел
җомга

6 ноябрь көнне Татарстанда иң мөһим бәйрәм үткәрелә – Татарстан Республикасының Конституциясен кабул итү көне. Элеккеге Советлар Союзы җирлегендә безнең республикабыз иң беренче регион булу уңаеннан, мөстәкыйльллек мөмкинлеген һәм кеше тормышын, хокукларын, вазыйфаларын һәм гайлә йолаларын саклый алу билгесенә ия була алды.

2015 елның 6нчы ноябрендә Түбән Кама районы ГХАТ идарәсендә Салиховлар гаиләсенең бергә тормыш корып яши башлауларының 5 еллыгын бәйрәм иттеләр. Айрат белән Ренатаның очрашып, танышып китүе бергә укыган мәктәптә килеп чыга.

2015 елның 6 ноябрендә Әлмәт муниципаль районы Бишмунча авыл җирлегендә яшәүче Шәяхмәтовлар Әбелкарәм Нуриәхмәт улы һәм Ләйсән Шафийкъ кызы 60 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үтте.

2015 елның 6 ноябрендә ГХАТ бүлегендә 3 пар үзләренең язмышларын бергә бәйләп гомергә бергә, бер- берсенә тугры булырга сүз биреп алтын балдаклар киделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International