Бишмунча авыл җирлегендә Шәяхмәтовлар бриллиант юбилейларын билгеләп үтте

2015 елның 6 ноябре, җомга

2015 елның 6 ноябрендә Әлмәт муниципаль районы Бишмунча авыл җирлегендә яшәүче Шәяхмәтовлар Әбелкарәм Нуриәхмәт улы һәм Ләйсән Шафийкъ кызы 60 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үтте.

Шәяхмәтов Әбелкәрәм абый гомере буе колхозда эшләгән. Балачаклары ачы сугыш елларына туры килгән, олылар, бала-чагалар барысы да фронт өчен дип тылда тырышып эшләгәннәр, икмәк җитештергәннәр. Шәяхмәтова Ләйсән апа балалар бакчасында тәрбияче ярдәмчесе булып эшләде. Яшьлекләре дә сугыштан соңгы илне торгызу чоры белән бәйле, бу вакытта авылны ташлап китмәгәннәр, матур гаилә корып үз нигезләрен булдырып, икесе дә тырышып эшләп дөнья көткәннәр. Бер-бер артлы 4 кызлары дөньяга килгән, аларны лаеклы кешеләр итеп тәрбияләп үстергәннәр. Үзләре икесе тырышлар, уңган хезмәткәрләр булганга, йорттагы барлык эшне кызлары башкарганнар. 2 кече кызлары әтиләре белән кырда яздан көзгә чаклы комбайнер ярдәмчесе булып эшләгәннәр. Әтиләре аларны чиста эшләргә,  шул ук вакытта эшне төгәл итеп башкарырга, ир-атлардан калмыйча тырышырга өйрәткән. Бишмунча авылында әти-әниләренә карата нык ихтирам, игътибар күрсәтүче, аларны чын күнелләрен яратучы гаиләләр бик сирәк. 4 кызларының берсе дә гаилә корып авылда яшәмәде, ләкин атнага бер тапкыр кайтмыйча, әти-әниләренең хәлләрен белмичә калганнары юк.

Шәяхмәтовларны бриллиант туйлары белән котларга дип туганнары, дуслары һәм район җитәкчелеге килде. Бишмунча авыл җирлеге башлыгы урынбасары иң изге теләкләр белән аларга медаль һәм юбилей папкасын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International