7 нче ноябрь көнне Менделеевск муниципапаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә Рәфкать Ризван улы һәм Миңсорур Хәбиб кызы Миңнехановларның бергә тормыш итүләренә 50 ел тулу уңаеннан тантаналы чара уздырылды.
Туй көнне , бер-береңнең күзенә карап , гел бергә булырга дип вәгъдә биргән минутлар һәркем өчен иң бәхетле мизгел. Шушы мизгелдә карашларда булган наз 50 елдан соң да сүрелмәгән икән, гаиләнең чыннан да бәхетле икәненә ышанасың.
Алтын туй - 50 ел бергә яшәгәннән соң уздырыла. Бу ир белән хатын өчен гади сан гына түгел, ә ярты гасырлык тарих дип тә әйтергә була.
Безнең юбилярларны да бу көнне Менделеевск районы башлыгы В. С. Чершинцев исеменнән район башкарма комитетының иҗтимагый эшләр буенча урынбасары Константин Макаров җылы тәбрикләп, аларга алдагы тормышларында ак бәхетләр һәм сәламәтлек теләде. Котлауларга “Бердәм Россия ” партиясенең җирле бүлеге җитәкчесе К. И. Смирнова, шәһәрнең ветераннар бердәмлеге рәисе Р. Н. Бикметова да кушылды.
Туй көненең 50 еллыгын билгеләп үткән көнне ЗАГС бүлеге җитәкчесе Ф. В. Козырева юбилярларны, бер-берсенә булган олы мәхәббәтләрен раслап, нәкъ 50 ел элек булганча балдак алышырга чакырды.