Түбән Кама гаиләсе 50 еллык бергәяшәү - алтын туйларын үткәрделәр

2015 елның 7 ноябре, шимбә

2015 нче елның 7 ноябрь көнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсенең белгечләре Сагдиевлар гаиләсен алтын туйлары белән котлау максатыннан алар белән очраштылар. ГХАТ идарәсе белгечләре иң якты котлаулары белән Фаиз Файдрий улы һәм Тәзкирә Мирзагит кызы янына килергә шат булдылар.

Фаиз һәм Тәзкирә Сагдиевларның гаиләсе күбебезгә  нык мәхәббәт кору, озак еллар бер беренә терәк булу, гаилә учагын саклау үрнәге булып кала.  Алар чын күңелдән үзләренең тормыш юллары, җылы хатирәләре турында безнең белән  бүлештеләр.

Юбилярларга котлау адресы һәм  истәлекле бүләк тапшырылды. Әлеге тантаналы вакыйга истәлекле мизгел булып калуын, Сагдиевлар гаиләсе ГХАТ идарәсенең Хөрмәтләү Китабына үз имзаларын куеп төгәлләде.

ГХАТ идарәсенең белгечләре Сагдиевлар гаиләсен зур бәйрәмнәре белән чын күңелдән котлап,  аларга озын гомер, гаилә бәхете һәм мәхәббәт теләп калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International