ЯҢАЛЫКЛАР


13
ноябрь, 2015 ел
җомга

       Ирле – хатынлы Идрисов Ирек Әхмәтҗан улы һәм Антонина Сергей кызы менә инде 50 ел кулга – кул бирешеп тормыш буенча бергә атлыйлар. Алар гаиләләрен 1965 елның 13 ноябрь көне корып җибәргәннәр. Идрисовларның гаиләләрендә уртак узган еллары – чын байлык. Алар бер – берсен яраткан һәм хөрмәт иткән, очраган  борчуларга һәм мәшәкатьләргә карамыйча,  үз мәхәббәтләрен һәм тугрылыкларын бүгенге көнгә кадәр саклаган, чынлап та алтын кешеләр.


12
ноябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Киров ЗАГС ремонтка ябылу сәбәпле юбиләрлар  Казан гаилә үзәгенә  чакырылдылар.


11
ноябрь, 2015 ел
чәршәмбе

2015 нче елның 11 ноябрь көнендә Түбән Кама ГХАТ идарәсендә исем кушу тантанасы узды.

Зур һәм тату Косачлар гаиләсендә шатлыклы вакыйга – уллары Тимофей туды. Бу гаиләдә инде 4 малай һәм 2 кыз тәрбияләнә. Косачлар гаиләсе Азино микрорайонында зур һәм матур фатирда яшиләр.

Актаныш районы Кәзкәй авылыннан сугыш ветераны Хисматуллин Гайсә Хисматулла улы 90  яшь тулу уңаеннан котлаулар кабул итте. Аңа Россия Федерациясе Президенты В.Путинның котлау хаты һәм Район Башлыгының истәлек бүләге тапшырылды.Әлеге бүләкләрне ветеранга район Советы аппараты җитәкчесе А.Хаев  тапшырды.

2015 нче елның 20 ноябрендә ботен доньяда балаларга халыкара  хокук ярдәме күрсәтү көне үтәчәк.


10
ноябрь, 2015 ел
сишәмбе

Энекәшләр  Киров ЗАГС бүлегенең  белгечләре тарафыннан 4нче бала тудыру йортында теркәлделәр.  Сабыйлар 5 ноябрьдә доньяга килделәр.  Максим белән Альбина Абрамовлар  өчен  алар беренче балалар.  Тимур исеме монгол телендә Тимер, ә Артём грек телендә  исән-сау дигәнне аңлата. Казан шәһәренең ЗАГС идарәсе хезмәткәрләре  чын күңелдән гаиләне олы  бәйрәм белән котлый. Баһадирдай сәламәт,  ныкъ бәдәнле, тәүфиклы бала булып үссеннәр.


9
ноябрь, 2015 ел
дүшәмбе

Аны котларга күпсанлы җитәкчеләр, хәрби комиссар Васил Вәлиев килде.Сугыш башланганда Гани абыйга 17 яшь кенә була. Иң элек ул Канаштан 13 чакрым ераклыкта урнашкан уку батальонында кече командирлар әзерләү курсларында укый.

 

2015 нче елның 9 нчы ноябрендә  Сарман районы Мортыштамак авылында яшәүче  Якупов Яхъя  Хөсәен улы һәм Тәрҗимә Габдрахман кызы Зөбәрҗәт туйларын билгеләп үттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International