11 ноябрь көнне «Казан» гаилә үзәгендә ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасы узды.

2015 елның 12 ноябре, пәнҗешәмбе

Бу көнне 5 гаилә сертификат алу бәхетенә иреште. Казан шәһәре Вахитов районы Пенсия фонды идарәсе начальнигы Флида Зөфәр кызы тарафыннан ата-аналар исеменә җылы котлау сүзләре яңгырады. Ул әлеге сертификатның әһәмиятен ассызыклап, балаларга мәхәббәт һәм гаилә җылысы бирүче ата-аналарга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Барлык ата-аналарны бала тууы белән тәбрик итәбез. Өегездэ балалар тавышы яңгырап торсын, гаиләдә һәм илебездэ иминлек, тынычлык булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International