Энекәшләр Киров ЗАГС бүлегенең белгечләре тарафыннан 4нче бала тудыру йортында теркәлделәр. Сабыйлар 5 ноябрьдә доньяга килделәр. Максим белән Альбина Абрамовлар өчен алар беренче балалар. Тимур исеме монгол телендә Тимер, ә Артём грек телендә исән-сау дигәнне аңлата. Казан шәһәренең ЗАГС идарәсе хезмәткәрләре чын күңелдән гаиләне олы бәйрәм белән котлый. Баһадирдай сәламәт, ныкъ бәдәнле, тәүфиклы бала булып үссеннәр.