Түбән Кама ГХАТ идарәсендә исем кушу тантанасы узды

2015 елның 11 ноябре, чәршәмбе

2015 нче елның 11 ноябрь көнендә Түбән Кама ГХАТ идарәсендә исем кушу тантанасы узды.

2015 елның 21 нче октябрендә Дмитрий һәм Алия Шәяхметовлар гаиләсе безнең шәһәргә һәм дөньяга яңа бала, яңа граждан хокукларына ия  булган кешене бүләк итте. Шушындый якты, матур вакыйга – әти-әни  тормышында озак көтелгән бала, уллары туу куанычы белән Дмитрий һәм Алия, иң ихлас котлаулар кабул итте һәм тантана барышында ук балага  Марат исеме бирелде. Бу исем гарәп теленнән алынган һәм "тансык" дигәнне аңлата. Гхат идарәсе белгечләре яңа туган Түбән Кама кешесен  шатлык һәм өмет белән каршы алдылар, Түбәнкамалыларның гореф-гадәтләрен, изге эшләрен дәвам иттерүче һәм яшь буын белән бергә эшлэрлек, көч-дан  һәм иминлек таратучы, әти-әнисенә терәк булырлык, гүзәл шәһәребезнең лаеклы яшәүчесе булып усәр дигән өметен белдерделәр. Шулай ук алар,  сабыйга саулык-сәламәтлек, акыллы, тырыш һәм хезмәт сөючән , булачак ата-анасына тормышта ышанычлы терәк булырдай ир-бала булып үсүенә ышанып калалар.

Исем кушу тантанасында Шәяхметовларның әби-бабайлары, туганнары һәм иң якын кешеләре җыелды. Тату гаилә кечкенә Марат улы тууына үз шатлыклары белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International