Динара Илдар кызы һәм Андрей Владимир улы Косачлар гаиләсендә җиденче бала туды

2015 елның 11 ноябре, чәршәмбе

Зур һәм тату Косачлар гаиләсендә шатлыклы вакыйга – уллары Тимофей туды. Бу гаиләдә инде 4 малай һәм 2 кыз тәрбияләнә. Косачлар гаиләсе Азино микрорайонында зур һәм матур фатирда яшиләр. Динара Илдар кызы фикеренчә, күп балалы гаиләләр өчен бу бик уңайлы район. Уллары Александр, Иван, Павел һәм Михаил шахмат һәм көрәш белән мавыгалар. Кызлары Софиягә 5 яшь, ул гимнастика белән шөгыльләнә, кечкенә Аннага 3 яшь. Бу үрнәк гаиләдә малайлар әтиләреннән, кызлар әниләреннән үрнәк алып үсәләр. Быел Динара Илдар кызы «2015 елның хатын-кызы» бәйгесендә «Ана» номинациясендә җиңүче дип табылды. Бәхетле әти-әнине уллары Тимофей туу белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International