Югары Ослан муниципаль районында гаилә тормышы юбилярларын котлау

2015 елның 13 ноябре, җомга

       Ирле – хатынлы Идрисов Ирек Әхмәтҗан улы һәм Антонина Сергей кызы менә инде 50 ел кулга – кул бирешеп тормыш буенча бергә атлыйлар. Алар гаиләләрен 1965 елның 13 ноябрь көне корып җибәргәннәр. Идрисовларның гаиләләрендә уртак узган еллары – чын байлык. Алар бер – берсен яраткан һәм хөрмәт иткән, очраган  борчуларга һәм мәшәкатьләргә карамыйча,  үз мәхәббәтләрен һәм тугрылыкларын бүгенге көнгә кадәр саклаган, чынлап та алтын кешеләр.

      Уртак тормышларының 50 еллыгына багышлап, ирле – хатынлы Идрисовларның  исемнәре “Районның хөрмәтле юбилярлар” китабына кертелде, алар шул китапка кулларын куйдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадырова    юбилярларга саулык,тынычлык,тигез озын гомер теләп Югары Ослан муниципаль район башлыгы М.Г.Зиатдиновның  мактау хатын һәм истәлекле бүләген тапшырды.

Юбилялар исеменә  Макыл авыл җирлеге  башлыгы Алина Матвеева үзлəренең җылы сүзләрен әйтеп бүлəк тапшырды. Бу котлауларга балалары,туганнары да кушылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International