Югары Ослан муниципаль районында юбилялар хөрмәтенә танатаналы чара булды

2015 елның 8 ноябре, якшәмбе

          Ирле-хатынлы Козыревлар  Иван улы Николай һəм  Иван кызы Валентина менə инде 55 ел бергə кулны кулга тотынып тормыш юлыннан атлыйлар.Бер- берсен  хөрмəт иткəн, яраткан гаилəлəр генə гомер юлларын тигез һəм матур үтə алалар.1960 елның  6 ноябрендə бу парлар өйлəнешкəннəр.Бу парлар ярты гасыр бергə инде.Тормыш  юлы җиңел генə булмый,бик күп кыенлыкларны җиңеп,сынауларны үтеп, мәхәббәтләрен саклап,алар бер-берсенə тугры була белəлəр.

55 ел  бергә гомер иткән  Козыревлар гаиләсен”Районның мактаулы юбилярлары” китабына теркәделәр һәм бу бәхетле парлар  үзләренең имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадырова    юбилярларга саулык,тынычлык,тигез озын гомер теләп Югары Ослан муниципаль район башлыгы М.Г.Зиатдиновның  мактау хатын һәм истәлекле бүләген тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International