2015 елның 6нчы ноябрендә Түбән Кама районы ГХАТ идарәсендә Салиховлар гаиләсенең бергә тормыш корып яши башлауларының 5 еллыгын бәйрәм иттеләр. Айрат белән Ренатаның очрашып, танышып китүе бергә укыган мәктәптә килеп чыга. Яшь кенә сөйкемле кызны Айрат лимузин машинасында өенә кадәр кайтарып куя куюын, ләкин сылу Ренатаның аның җан тынычлыгын да үзе бәлән алып кала. Нәкъ 5 ел элек 2010 нчы елның 6 ноябрендә Салиховлар гаиләсе туа. Яшьләр бер-берсенә мәхәббәт вәгъдәләре биреп, бергә тормыш корып, яши башлыйлар. Бүгенге көндә Забировлар гаиләсендә кечкенә кыз бала үсеп килә. Аиша әти-әниләрен әлеге матур юбилейлары белән котлап, аларга чәчәк бәйләмнәрен бүләк итте.
Түбән Кама районы ГХАТ идарәсе белгечләре Салиховларны агач туйлары белән котлап, аларга көмеш юбилейларына чакыру тапшырдылар.