ЯҢАЛЫКЛАР


6
ноябрь, 2015 ел
җомга

Баулы муниципаль  районы  ГХАТ бүлегендә Мөрсәлимовлар   50 ел бергә тигез гомер итүләрен, алтын туйларын билгеләп үттеләр. Рим Нәҗип улы  белән Венера Гафиятулла кызы бер-берсен яратып, хөрмәт итеп ярты гасыр тормыш юлыннан бергә атлыйлар. Ике улларына дөрес тәрбия биреп,башкаларга үрнәк булырлык итеп үстергәннәр.

Теләче районы Иске Җөри авылында яшәп биредә гомер итүче Мәүлинә Фәхриҗамал Зәйнетдин кызы да 6 ноябрь көнне үзенең юбилеен билгеләп узды. Аны әлеге истәлекле бәйрәме белән тәбрик итәргә район социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Фәридә Галимова, “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Нияз Мортазин, Иске Җөри авыл җирлеге башлыгы Раил Мараковлар килде. Фәхриҗамал әбинең Хәтере яхшы, сүзләре йөгерек. 14 оныгы, 23 оныкчыгы, кызлары кияүләре янәшәсендә матур гына гомер кичерә.


5
ноябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
2015 елның 25 октябрь көнендә  ТР Лениногорск муниципаль районы муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлеге Гордеевлар Николай Александр улы һәм Зөлфия Габдулхак кызы гаиләсенең тууына 35 ел тулу уңае тантанасы уздырылды. Моннан нәкъ 35 ел элек алар үзләренең никахларын Лениногорск шәһәрендә рәсмиләштерәләр.
Нәкъ җырдагыча, гаиләдә ир белән хатын бер-берсенә “Синнән башка мин мин мени?” дип әйтерлек булсын! Чынлыкта бу күпчелек гаиләдә шулай да. Исән чакта гадәттә бер-береңнең бәясен белеп кенә бетермисең. Ялгыз калгач, зур югалту кичергәнеңне аңлыйсың.

        Бүген Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 25 ел бергә гомер иткән Малиновскийлар Станислав Юрий  улы белән Светлана Виктор кызын хөрмәтләү тантанасы үтте. Юбилярларга шушы көннең якты истэлеге итеп почетлы акт һәм бүләк тапшырылды. 

Очрашуның төп максаты булып мәктәп программасына кертелгән Гаилә кануннарын ныгыту темасын күз аллау булды. Бу очрашуда ГХАТ бүлеге белгечләре укучыларга бүлекнең  эшчәнлеге, аның тарихы, кайчан һәм ничек барлыкка килүе турында сөйләделәр.

     Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар Сараенда Галлямовлар гаиләсе үзләренең олуг бәйрәмнәрең алтын туйларын үткәрергә җыелдылар. Тирә-яктагыларга җылылык һәм бәхет чаткыларын сирпеп Касим абый белән Уразбика апа 50 ел бергә матур, тату гомер иткәннәр.

Сабый туу белән гаиләдә мәхәббәт, бәхет, шатлык арта. Лаеш районы Лаеш шәһәрендә 250-нче сабый туу теркәлде. Күп балалы гаилә башлыгы, Хуснутдинов Илдарга улы- Хуснутдинов Малик, ул гаиләдә өченче бала, туу турында таныклык һәм йомшак уенчык тапшырылды.


4
ноябрь, 2015 ел
чәршәмбе

Мәдәният сараенда Халыклар бердәмлеге көненә багышлап  “Туган як аһәңнәре” дип аталган зур концерт үтте. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International