2015 елның 05 ноябрь көнендә ТР Лениногорск муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә шәһәрнең 5 нче урта белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучылары белән очрашу үткәрелде

2015 елның 5 ноябре, пәнҗешәмбе

Очрашуның төп максаты булып мәктәп программасына кертелгән Гаилә кануннарын ныгыту темасын күз аллау булды. Бу очрашуда ГХАТ бүлеге белгечләре укучыларга бүлекнең  эшчәнлеге, аның тарихы, кайчан һәм ничек барлыкка килүе турында сөйләделәр. Очрашу кызыклы һәм үтемле формада үтте. Монда гаиләнең кадерен белү, андагы мөнәсәбәтләрне, йолаларны ныгыту һәм саклау турында әйтелде. Укучылар өчен мондый дәресләр кирәк. Очрашудан соң укучылар ГХАТ бүлеге белгечләренә шундый кызыклы әңгәмә өчен рәхмәтләрен белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International