Нәкъ җырдагыча, гаиләдә ир белән хатын бер-берсенә “Синнән башка мин мин мени?” дип әйтерлек булсын! Чынлыкта бу күпчелек гаиләдә шулай да. Исән чакта гадәттә бер-береңнең бәясен белеп кенә бетермисең. Ялгыз калгач, зур югалту кичергәнеңне аңлыйсың. Гомер иткән гаиләләрдә бу шулай.Әлеге сүзләрне яшьләр колагына да әйтәсе килә. Бу көннәрдә республикабыз районнарында “Гаилә һәм мәктәп” журналының бөтенроссия күләмендәге проекты – «Күркәм гаилә—2015» бәйгеләре гөрли. Гаиләләребез нык, күркәм булсын, дип оештырылган проект бу. Арча районы Мәдәният йортында да үтте ул бәйге. Бәйгедә менә кемнәр катнашты: Яңа Кенәр авылыннан Гөлфия һәм Илһам Хәбибуллиннар, Яңасаладан Гөлназ—Фәнис Исмәгыйлевлар, Наратлык авылыннан Гүзәлия—Хәмбәл Хәбибуллиннар, Түбән Мәтәскәдән Чулпан—Рәдис Харисовлар, Шурабаштан Олеся—Валерий Антиповлар, Шушмабаштан Әкълимә—Илнур Әхмәдуллиннар, Урта Пошалымнан Әлфия—Айдар Зәйнуллиннар, Алан авылыннан Алинә—Мансур Бәдриевлар.
Сөбханалла, әти-әниләр, бала-чагалары белән сәхнәгә шундый матур итеп чыктылар – карап утыруы үзе бер күңелле. Түбән Мәтәскәдән Рәдис Харисовлар гаиләсе республика бәйгесенә үтте. Без моңа бик шат һәм бәйгедә катнашкан һәр гаилә өчен шат. Мондый матур гаиләләр күбрәк булсын иде. Гаилә бәйрәме, чыннан да, уйландырырлык. Гаиләлеләр сөенде, аерылышканнар көенде. Бәйгенең көче әнә шунда иде.