Нурлатның яшь гражданнары Халыклар бердәмлеге көнендә паспорт алды

2015 елның 4 ноябре, чәршәмбе

Мәдәният сараенда Халыклар бердәмлеге көненә багышлап  “Туган як аһәңнәре” дип аталган зур концерт үтте. 

Районның сәхнә осталары бәйрәм концертына иң матур чыгышларын әзерләгән иде: сәхнәдә районда яшәүче төрле милләт халыкларының җыр-биюләре башкарылды,  бәйрәм тарихы, бердәмлек һәм  татулыкның асылы хакында сөйләнде. Концерт башкаручыларның сәхнә осталыгы, номерларның төрлелеге белән тамашачыларның күңеленә хуш килде. 

Халыклар бердәмлеге көне исә Нурлатта яшәүче, шул көннәрдә 14 яшьләрен тутырган  4 укучы күңелендә аеруча истә калачак. Бәйрәм концертында район башлыгы урынбасары Флюра Ногманова аларга Россия гражданы паспортлары тапшырды һәм илебезнең лаеклы гражданнары булып үсүләрен теләде. Флюра Рәшитовна шунда  ук нурлатлыларны бәйрәм белән котлап, җылы теләкләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International